World News in Tatar

Миңнеханов Халыклар бердәмлеге көне алдыннан 1232 полк хәрбиләрен бүләкләүне күрсәтте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең Телеграм-каналында һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендәге аккаунтында 1232 мотоукчылар полкы хәрбиләрен «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары» өчен медале белән бүләкләү тантанасы видеоязмасын күрсәтте.

Татарстан Рәисе сүзләренчә, бүләкләү кичә, Халыклар бердәмлеге көне алдыннан булган. «Аларның һәрберсе (бүләкләнгән хәрбиләр – редакция искәрмәсе) – безнең өчен батырлык һәм кыюлык үрнәге», – диде ул.

«Егетләребезгә сугышчан батырлыклары өчен рәхмәт! Җиңү безнең якта булачак!» – дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Күптән түгел Рөстәм Миңнеханов 621 нче гаубица артиллерия дивизионы хәрбиләрен бүләкләү видеосын да күрсәткән иде.

Читайте на 123ru.net