World News in Tatar

Татарстан эшкуарларын Курск өлкәсендәге балалар һәм гаиләләргә ярдәм итәргә чакыралар

Татарстан Республикасының «Минем бизнес» үзәге эшкуарларны һәм битараф булмаган гражданнарны #МойбизнесПомогает хәйрия хәрәкәтенә кушылырга һәм Курск өлкәсендәге балалар һәм гаиләләргә ярдәм җыю буенча хәйрия акциясендә катнашырга чакыра. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Акция кысаларында «Минем бизнес» төбәк үзәге Курск өлкәсендәге авыр хәлдә калган гаиләләргә һәм балаларга акча җыю турында игълан итә.

15 ноябрьдә «Минем бизнес. E-com» форумы барышында теләгән һәркем әлеге изге эшкә үз өлешен кертә ала. Акция «Балачак дөньясы» хәйрия марафонына багышланган.

Форум барышында ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә «#Мойбизнеспомогает» стендында QR-код буенча акча җибәрергә мөмкин. Хәер, түбәндәге сылтама буенча моны хәзер үк эшләргә була.

Акчалата ярдәм традицион ихтыяҗларга (дәвалау, тернәкләндерү, инвалид балалар өчен махсус азык), шулай ук сугыш хәрәкәтләре нәтиҗәсендә өйләре тулысынча яки өлешчә җимерелгән гаиләләрдәге балалар өчен беренче чиратта кирәкле әйберләр сатып алуга юнәлдереләчәк.

Читайте на 123ru.net