Сарман районында шикәр чөгендере алуны төгәлләделәр
Сарман районында шикәр чөгендере алуны төгәлләделәр. Бу хакта «Сарман» газетасы яза.
Район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Николай Сахуриев, идарәнең җитештерү бүлеге начальнигы Илнур Салихов, җитештерү комплексларының башкаручы идарәчесе Илшат Вәлиев, басу-кырларда булып, соңгы бишкөнлек җиңүчеләренә сертификатлар тапшырды.
Бүләкләү традициясе буенча иң элек ургычы 9 метрлы комбайннарда эшләүчеләр барлана. Әлеге номинация җиңүчеләре янында булып, җитәкчеләр тырыш механизаторларга рәхмәт сүзләрен дә җиткерделәр. «Җәлил» агрофирмасында хезмәт куючы Илсур Ильясов бу юлы да алдынгылык дилбегәсен кулыннан ычкындырмаган. Аның хезмәттәше Илнур Галимов та сынатмаган – аңа 3 урын өчен бүләк тапшырдылар. «Сарман»нан Ирек Нурисламовны икенче булганы өчен бүләкләделәр.
Чөгендер алу комбайннарында хезмәт куючылар арасында беренчелекне янә «Җәлил»леләр алдылар. Равил Абдуллинның эш күрсәткече иң яхшылардан булып танылды. «Сарман» чөгендерчесе Руслан Әһелтдинов – икенче, «Нөркәй»дән Рамил Салихов өченче урын өчен акчалата бүләк алдылар.
Чөгендер үстерүдә тырыш хезмәт куйган агрономнарны да бүләкләү матур гадәткә керде. Җир белгечләре арасында «Җәлил»агрофирмасы агрономы Мөхәррәм Мәхмуриев беренче булды. Рамил Шакирҗанов (»Сарман»), Рафис Гайсин («Нөркәй») икенче-өченче урыннар өчен бүләккә ия булдылар, диелә хәбәрдә.