Миңнеханов технологик лидерлыкка багышланган форумда катнашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә «Технологик лидерлык: бизнес, фән һәм дәүләт» форумында катнашты. Аны «Эшлекле Россия» һәм Россиянең инновацион төбәкләре ассоциациясе (АИРР) оештыра.
Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чараның максаты – төбәкләрнең инновацион үсеше өлкәсендә хакимиятләрнең һәм бизнесның эшен киңәйтү, төбәкләрдә югары технологияләр өлкәсендә бизнес алып баруны яхшырту.
Сессиянең модераторы «Эшлекле Россия» иҗтимагый оешмасы рәисе Андрей Репик булган.
Миңнехановтан тыш форумда Россия Президенты администрациясе җитәкчесе урынбасары Максим Орешкин, Россия икътисади үсеш министры Максим Решетников, илнең фән министры Валерий Фальков, АИРР катнашучылары – губернаторлар җитәкчелегендә төбәкләр делегациясе, «Эшлекле Россия» генераль советы һәм координация советы әгъзалары, оешманың төбәк бүлекләре җитәкчеләре.
Үзенең чыгышында Миңнеханов искәрткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин элегрәк 2030 елга кадәр Россия дөнья фәнни державаларының унлыгына керсен өчен эшләргә кушкан иде.
«Фәнни-технологик үсеш өстенлекләре һәм юнәлешләре билгеләнде. Без Хөкүмәткә һәм министрлыкларга төбәкләр белән уртак эш өчен рәхмәт белдерәбез», – диде Татарстан Рәисе.