World News in Tatar

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе: IT яшьләр өчен бик мөһим һәм кызыклы юнәлеш

«Ялкын» журналының яңа командасы балалар IT-паркында журналның яңа санын тәкъдим итте. Журналның төп темалары ул – IT, музыка һәм башка өлкәләрдәге яңалыклар. Шуңа күрә чарада да технологияләр өлкәсендәге яңарышлар белән таныштырдылар һәм ясалма фәһем белән кулланырга өйрәтүче остаханәләр оештырылды. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов «Ялкын»ның яңа саны турында фикерләре белән бүлеште.

«Ялкын» журналының яңа командасы беренче тема буларак IT юнәлешен сайладылар. Минем фикермчә, алар бик дөрес эшләде, чөнки IT бүгенге көндә яшьләр арасында бик мөһим һәм кызыклы юнәлеш», – диде ул «Татар-информ»га.

Райнур Хәсәнов үзе дә чарада чыгыш ясады. Ул балаларны һәм аларның әниләрен ясалма фәһем, нейрочелтәрләр белән таныштырды.

«Без өч сервисны карап үттек: Chat GP, Suno һәм Leonardo. Һәрберсе белән кыскача гына таныштырып чыктым, ничек кулланырга, сорауларны ничек бирергә кирәклеген аңлаттым. Chat GPT – ул ясалма фәһем нигезендә эшли торган иң популяр сервис. Suno җырлар яздыра. Хәзерге көндә бер музыкаль төркем ясалма фәһем нигезендә татар телендә җырлар эшләп, хәтта аны музыкаль мәйданчыкларга һәм радиога да чыгара. Белмәгән кеше җырны робот башкаруын аңламаска да мөмкин. Ә Leonardoда төрле рәсемнәр эшләргә һәм аларны хәрәкәткә китерергә була», – дип аңлатты Райнур Хәсәнов.

«Гомумән, татар телендә балалар өчен чаралар үткәрелү бик яхшы. IT-паркта балалар өчен чаралар ешрак булсын иде», – дип теләде ул.

Читайте на 123ru.net