World News in Tatar

Гыйниятуллин: Казанда хатын-кыз үлемендә этләр гаеплеме-түгелме икәнен тикшерү ачыклаячак

Кичә Казанда яшәүче 48 яшьлек хатын-кыз югалу турында мәгълүмат таралды. Бу хакта «ЛизаАлерт» эзләү отряды төркемендә дә хәбәр ителде. Соңрак социаль челтәрләрдә хатын-кыз Самосырово торак массивы районында үле килеш табылу турында мәгълүмат чыкты. Кайбер мәгълүматлар нигезендә, хатын-кызның тәнендә хайван тешләре эзләре табылган. Бу исә социаль челтәрләрдән кулланучыларга аны этләр талаган дигән нәтиҗә ясарга сәбәп биргән.

«Татар-информ»га Казан башкарма комитеты җитәкчесенең торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү мәсьәләләре буенча урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр иткәнчә, хатын-кызның үлеме сәбәбен хокук саклау органнары ачыклаячак.

«Сабыр итәргә һәм тикшерү нәтиҗәләрен көтәргә кирәк, дип саныйм. Алар буенча тиешле нәтиҗәләр ясалачак. Һәлак булган хатын-кызның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашам. Этләргә килгәндә, Самосырово торак массивында 2024 елда эт аулауга нибары ике гариза кабул ителгән. Берсе май аенда (бер эт ауланган), ә соңгысы 1 октябрьдә (ике эт тотылган, стерильләштерелгән һәм элеккеге яшәү урынына кайтарылган)», – дип аңлатты Искәндәр Гыйниятуллин.

Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары сүзләренчә, Самосырово торак массивында җитештерү базасы бар, аның хуҗасы база территориясендә күпләп этләр тота. Хатын-кызның мәете әлеге базадан ерак түгел табылган.

«Аулау хезмәте база территориясенә керә алмаган, чөнки хуҗа аларны кертмәгән. Бу база шулай ук тикшерү барышында тикшереләчәк. Тагын бер тапкыр хатын-кызның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашам», - дип өстәде Искәндәр Гыйниятуллин.

«Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, мәет табылган урынга полиция хезмәткәрләре килгән, тикшерү үткәрелә. ТР Прокуратурасы рәсми вәкиле Руслан Галиев мәгълүматларына караганда, күзәтчелек ведомствосы хатын-кызның үлеме турында мәгълүматны тикшерә башлаган.

Читайте на 123ru.net