Зәй полиция хезмәткәре гүзәллек бәйгесендә катнашты
Зәй эчке эшләр бүлеге хезмәткәре Татьяна Захарова Чаллы шәһәрендә «Unique Woman» матурлык конкурсында катнашып, «Top Woman 2024» дигән яңа титул алды. Бу хакта «Зәй офыклары» газетасы яза.
Татьяна Захарова 2018 елдан район эчке эшләр бүлегендә хезмәт куя. Полиция хезмәткәрләренең графигы һәм тормышы һәрвакыт югары ритмда баруын һәркем белә — барысына да өлгерергә кирәк. Татьяна Андреевна да актив тормыш рәвеше алып бара, «Джампинг» спорт батутларында сикерүләр белән мавыга, шул исәптән быел март аенда Чаллы шәһәрендә «Unique Woman» матурлык конкурсында катнашып, «Top Woman 2024» дигән яңа титул алган.
«Тормышта һәрвакыт дөрес өстенлекләр, максатлар куярга һәм аларга ирешергә тырышырга кирәк. Безнең бөтен тормышыбыз конкурс кебек һәм без җиңүчеләр булырга тиеш. Эчке эшләр органнарында хезмәт итү миңа яхшы тормыш тәҗрибәсе багажы һәм чыныгу бирде. Эчке эшләр органы хезмәткәрләре көне уңаеннан мин хезмәттәшләремә нык сәламәтлек, рухи ныклык телим, ә теләге булган яшьләрне безгә эшкә чакырам», — ди Татьяна Захарова.