Кайбыч районы Олы Колаңгы авылында җитештерү кооперативы булачак
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин шәхси эшмәкәр Равил Җәләлиев белән бергә Олы Колаңгы авылына барды. Монда эшмәкәр җитештерү кооперативы төзергә җыена, дип яза «Кайбыч таңнары» газетасы.
Биредә мөгезле эре терлек симертү өчен дүрт бина төзелә. Аларны өчесе төзелгән, дүртенечесе төзелеп килә. Равил Җәләлиев әйтүенчә, әлеге фермаларның һәркайсында йөзәр баш (барлыгы 400 баш) мал симертү күздә тотыла. Бу төзелешкә шактый гына инвестицияләр кертелгән, терлек азыгы бар, катнаш азык цехы эшли. Хәзерге вакытта мондагы кардаларда атлар һәм сарыклар асрый.
«Ай саен утызар баш бозау сатып алып, аларны 12-14 айга кадәр симертеп, хәләл ит продукциясе эшкәртеп сатуны оештырырга исәплим. Моның өчен биредә сугым, эшкәртү цехлары булдыру планга кертелгән. Ай саен 30 баш мөгезле эре терлек чалып, алар урынына яшь бозаулар алып, эшләргә җыенам. 2025 ел башыннан бозаулар кайтарып, эшне башлап җибәрергә уйлыйбыз», — диде Равил Җәләлиев планнары белән уртаклашып.
Альберт Рәхмәтуллин аның бу башлангычын хуплады, ярдәм итәчәген белдерде, диелә хәбәрдә.