Мисыр беренче тапкыр «Татарча диктант» акциясенә кушылды
«Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы вәкилләре Мисырда беренче тапкыр «Татарча диктант» акциясендә катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Барлыгы диктантны 15 кеше язган, шуларның 10сы оффлайн форматта катнашкан.