Омск өлкәсенең җиде татар авылына Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән ярдәм таратылды
Бөтендөнья татар конгрессы Омск өлкәсенең җиде татар авылына гуманитар ярдәм тапшырды. Ярдәм Әбәркүл авылына китерелгән иде. Бүген азык-төлек һәм беренчел кирәк-яраклар калган авылларга да таратылды, дип хәбәр итә конгрессның матбугат хезмәте.
Ярдәм җыю Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылды, диелә хәбәрдә.
Искәртеп үтик, 8 майда Омск өлкәсе Усть-Ишим районында дамба өзелде. Меңләгән йортны су басты, кешеләр вакытлыча тораксыз һәм азык-төлексез калды. Су киткәч, кешеләр йортларына кайта башлады. Вәзгыять яхшырды, әмма фаҗига нәтиҗәләре әле һаман үзен сиздерә.