Саба районы башлыгы хезмәт алдынгыларын бүләкләде
Саба муниципаль районы Советының чираттагы утырышы (сессия) булды. Утырышны Совет рәисе, район башлыгы Рәис Миннеханов алып барды. Бу хакта https://saby-rt.ru/ сайтында Фәнил Мәүлетов яза.
Анда җирле үзидарә органнарында озак еллар нәтиҗәле эшләүчеләр Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен Саба муниципаль районы башкарма комитетының архив бүлеге җитәкчесе Альбина Сираҗетдиновага Бөтенроссия Җирле үзидарәне үстерү ассоциациясенең Рәхмәте белдерелде.
Җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген үстерүдәге, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдәге уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Тимершык авыл җирлеге башкарма комитеты баш хисапчысы Гөлсирин Шәкүровага «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясенең Мактау грамотасы тапшырылды. Шулай ук башка авыл җирлекләре хезмәткәрләре дә билгеләп үтелде.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм районның җәмгыяви-сәяси эшчәнлегендә актив катнашуы өчен «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Саба җирле бүлекчәсе башкарма директоры Фәрит Зарипов Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасында сайлау системасын үстерүгә зур өлеш кертүе өчен 2481нче участок сайлау комиссиясе сәркатибе Җәүһәрия Мусина, 2464нче участок сайлау комиссиясе рәисе Эльнар Шәйхетдинов Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Россия Федерациясе Президенты сайлауларын әзерләүдә һәм үткәрүдә актив һәм нәтиҗәле эше өчен 2497нче участок сайлау комиссиясе әгъзасы Розалия Ибраһимова, 2499нчы номерлы участок сайлау комиссиясе әгъзасы Әлфирә Хаҗиева Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисенең Рәхмәте белдерелде.