Әгерҗе авылыннан хәрбиләргә 2 мең пакет шифалы чәй әзерләп җибәргәннәр
Әгерҗе авылыннан хәрбиләргә 2 мең пакет шифалы чәй әзерләп җибәргәннәр. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» сайтында Гөлгенә Ибраһимова хәбәр итә.
Матур ямьле җәй айларында без шифалы хуш исле үләннәр җыеп калырга ашыгабыз. Шифалы үләннәр махсус хәрби операциядәге егетләргә барып ирешсен дигән уй-ният белән Әгерҗе авылы халкы мәдәният йортына ашыкты.
Белдерү булу белән үк кемдер акчалата, кемдер чәйләр белән, кемдер үләннәр, чәй тутыру өчен пакетлар белән ярдәм итте. Кемнәрдер булган чәйләрне берләштереп, тутырып, районнан китәчәк гуманитар ярдәм өчен әзерләште.
Әлеге эштән балалар да читтә калмады. Чөнки бу эш башланган вакыт аларның көзге ялларына туры килде. «Тәрбияле каникул» дияр идем мин бу ялларны. Чәйләрне тутырганда, балалар зур горурлык белән авылдаш абыйларын искә алды, фикер алышты.
Барлыгы 1950 пакет чәй әзерләде авыл халкы. Апалар, әбиләр, кызлар бөртеген дә чәчми-түкми, җиренә җиткереп әзерләде чәйләрне. Үләннәрнең ниндие генә юк анда: мәтрүшкә, тукранбаш, тау үләне, гөлҗимеш, бөтнек. Әлеге чәйне эчкәндә, егетләр туган якларын искә төшереп, күңелләре җылынсын, исән-имин тизрәк туган җирләренә әйләнеп кайтсыннар.
«Зур рәхмәт изге эштә катнашкан, үз өлешен керткән һәр кешегә, авылдашларга. Игелек җирдә ятмас, үз игелегегез үзегезгә меңе белән кайтсын дигән теләктә калабыз», – дип яза Гөлгенә Ибраһимова.