Зәй студентлары махсус операциядәге хәрбиләргә хат язган
Зәй политехник көллияте студентлары «Солдатка хат» Бөтенроссия хәрби-патриотик акциясенә кушылды. Махсус хәрби операциядә хезмәт катнашучылар туган яклардан һәрдаим җылы хәбәр көтәләр. Балалар, яшьләр тарафыннан язылган хатлар аларның күңелләренә аеруча җылылык өсти. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.
Хатларында алар Ватаныбыз иминлеген саклаучыларга рәхмәт белдерделәр, алар белән горурлануларын, туган якка тизрәк исән-сау җиңү белән әйләнеп кайтуларын теләделәр.
Ә хәрбиләр балалар язган хатларны куен кесәләрендә саклап кына йөртүләрен әйтә.
Фото: Зәй политехник көллиятеннән