World News in Tatar

2025 елда Татарстанда юл йөрү өчен социаль билет бәясен арттырырга җыеналар

2025 елда Татарстанда олылар һәм балаларга юл йөрү социаль билет бәясен арттырырга җыеналар. ТР Министрлар Кабинетының шул хактагы карар проекты әлегә коррупциягә каршы экспертиза уза.

Карар кабул ителгән очракта, киләсе елда юл йөрү өчен бердәм социаль билетны тулыландыру бәясе – 630 сум, ә балаларныкын тулыландыру бәясе 384 сум тәшкил итәчәк. Агымдагы, 2024 ел белән чагыштырганда ул 25 һәм 15 сумга арта.

Быел юл йөрү билетларының бәясе 2023 ел белән чагыштырганда 24 һәм 15 сумга арттырылды.

Документны Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы әзерләгән, шушы ук ведомствога аның үтәлешен контрольдә тоту вазифасы да йөкләнәчәк. Экспертиза 27 ноябрьгә кадәр дәвам итә.

Читайте на 123ru.net