Сугышта катнашкан өчен ярлыкау алган үтерүчене соңыннан хәрбиләрне алдаган өчен хөкем иткәннәр
Илдар Әхәтов төрмәгә йөргән кызын буып үтергәне өчен эләгә. Сугышка китә, ярлыкау ала, фронттан кайткач өч хәрбине алдый: аларга имештер "хакимияттә элемтәләре булуын" әйтә һәм ташламалы торак алырга ярдәм итә алам дип ышандыра.