Казанда йортлар яныннан кар чыгарган өчен өстәмә акча түләргә тәкъдим итәләр
Казан мэриясендә аңлатуларынча, хәзерге вакытта "Йорт янындагы җирләрне җыештыру" дигән тарифтагы чыгымнарга өйләр янындагы карны чыгару чыгымнары кертелмәгән. Канунга ярашлы ишек алды җыештыручылар бары тик җәяүлеләр сукмагын гына чистартырга тиеш, ә кар чыгару — ул өстәмә хезмәт, диелә.