World News in Tatar

Алинә Заһитова дәваланганын күрсәтеп видео куйган: Авырмагыз

Фигуралы шуу буенча олимпия чемпионы Алинә Заһитова Телеграм-каналында капельница астында яткан видео куйган.

«Авырмагыз», — дип язган ул ролик астына.

Спортчы үзе белән нәрсә булганын аңлатмаган. Язылучылары комментарийларда аңа сәламәтләнүен, күбрәк ял итүен, борчылулардан һәм стресслардан котылуын теләгәннәр.

Читайте на 123ru.net