World News in Tatar

Халыкара җинаять суды Израиль премьеры Биньямин Нетаньяхуны кулга алуга ордер бирде

Халыкара җинаять суды Израиль премьер-министры Биньямин Нетаньяху һәм республиканың саклану министры Йоав Галантны кулга алуга ордер бирде. Бу хакта ТАСС суд карарына сылтама белән хәбәр итә.

Ордерлар Палестина территориясендә хәрби һәм кешелеккә каршы җинаятьләр өчен бирелгән.

Искәртик, узган елның октябреннән Израиль армиясе Газа секторы территориясендә хәрби операция уздыра. Тель-Авивны берничә тапкыр Палестинаның тыныч халкын үтерүдә, шулай ук шәһәр инфраструктурасын һәм торак йортларны җимерүдә гаепләделәр.

Биньямин Нетаньяху Израиль премьер-министры булып 2022 елның декабреннән эшли.

Читайте на 123ru.net