World News in Tatar

КФУда яшь иҗатчыларны берләштерүче “Әллүки” әдәби берләшмәсенең 80 еллык юбилее узды

20 ноябрьдә Казан федераль университетының актлар залында «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсенең 80 еллык юбилее билгеләп үтелде. Тамашачыларга «Әллүки»нең тарихы һәм бүгенгесе чагылдырылган театральләштерелгән күренешләр тәкъдим ителде.

  • «Әллүки» 1944 елда, Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлеге нигезендә, студентларның әдәби түгәрәге буларак оештырыла. Берләшмәгә исем итеп борынгы татар бишек җыры «Әллүки» сайлана. Бу әдәби түгәрәк аша күп танылган язучылар узган. Берләшмәдә актив эшләгән авторлар арасында Линар Шәех, Лилия Гыйбадуллина, Рифат Сәлах, Айсылу Имамиева, Галимҗан Гыйльманов кебек язучыларның исемнәрен атап узарга мөмкин. Бүгенге көндә дә «Әллүки» яшьләр өчен иҗат мәйданы булып кала.

Юбилей кичәсе вакытында «Ачык микрофон» үткәрелде, анда катнашучылар «Әллүки» турында фикерләре белән уртаклашты. Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов «Әллүки» турында катнашучылар бик җылы кабул иткән сүзләр әйтте. «Безнең Әллүки беркайчан да адашмас, һәм киләчәктә дә «Әллүкичеләрнең» иҗатлары белән танышып, матур һәм рәхәт мизгелләр кичерербез. Ә безнең укучылар безне шатландырып, тагын да югары биеклекләргә ирешерләр. Ул шулай булыр да!» – диде ул.

Рәдиф Җамалетдинов

«Мин элекеге түгел, хәзерге Әллүкиче. Гомумән, Әллүкиче. Чөнки ул тарихи категория түгел. Бер Әллүкигә кергәч – гомер буе күңелдә шушы ут һәрвакытта бара!» – диде язучы Галимҗан Гыйльманов.

Галимҗан Гыйльманов

Хәзер «Әллүки» белән татар язучысы, филология фәннәре кандидаты һәм сценарист Халисә Ширмән җитәкчелек итә. Бүгенге берләшмә әдәбият белән генә чикләнми – монда яшьләр фильмнар да төшерә, җырлар яза һәм үз иҗатларын төрле форматларда тәкъдим итә. Ел саен әдәби остаханәләр, күргәзмәләр һәм башка мәдәни чаралар үткәрелеп тора. «Әллүкинең» дәвамы булып «Раушан» дигән стена газетасы чыгарыла һәм Телеграм канал да эшли.

Әллүкичеләр

Берләшмә җитәкчесе Халисә Ширмән киләчәккә фикерләре белән уртаклашты. «Заманның безгә тәэсир итә торган көчләренә бирешмичә, без «Әллүки»не сакларга тиеш. Чөнки без борылып карыйбыз башкорт якларына, мари-мордва якларына: «Анда иҗат түгәрәкләре бармы, студентлар язалармы?» дибез. Алай ук мактанырлык әйберләрне без әлегә күрмибез, кызганычка каршы», – диде ул.

Алинә Закирова

Сәҗидә Сөләйманова премиясенә лаек булган Алинә Закирова да үзенең «Әллүки» белән бәйле хисләре белән уртаклашты: «Әллүки» – минем өчен зур гаилә. Чөнки без атна саен җыелышып, үзебезнең шигырьләрне укыйбыз, тәмләп чәй эчәбез, вакыт-вакыт өстәл уеннары да уйныйбыз», – диде Алинә Закирова.

«Әллүки»нең киләчәге нинди булырга тиеш дигән фикерләр, аның эшчәнлеге турында планнар әйтелде. Яшь авторларның иҗатларын китап рәвешендә бастыру һәм берләшмәнең эшчәнлеген киңәйтү, тагын да зуррак даирәгә тарату максаты куелды.

Чарада Язучылар берлеге рәисенең урынбасары Илсөяр Иксанова һәм язучы Равилә Шәйдуллина-Мурат та катнашты.

Читайте на 123ru.net