World News in Tatar

Минзәләдә шагыйрә Салисә Гәрәеваның яңа китабын тәкъдим иттеләр

Минзәлә үзәк китапханәсендә Татарстан Язучылар берлегенең әдәби десанты катнашында берлек әгъзасы, шагыйрә, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре һәм Һади Такташ исемендәге әдәби премия лауреаты Салисә Гәрәеваның «Бер кайтырмын» дип аталган китабын тәкъдим итү кичәсе үтте.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

«Ерак юлларны якын итеп безнең Минзәлә якларына килгән кадерле кунакларыбыз, хөрмәтле язучыларыбыз! Берсеннән-берсе дәрәҗәле язучылар белән очрашу – көтеп алынган зур вакыйга. Барыгызны да чиксез хөрмәт итәбез, китапларыгызны яратып укыйбыз. Кызганыч, сәламәтлеге начар булу сәбәпле, кичәдә Салисә апа катнаша алмады. Без аңа ныклы саулык, китапка озын гомер телибез», – диде үзәкләштерелгән китапханә директоры Резеда Ягафарова.

Резеда Ягафарова

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Очрашуда Салисә Гәрәеваның шигырьләре яңгырап торды. Шулай ук шагыйрәнең шигырьләренә язылган җырлар башкарылды.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

«Минзәләгә без Мөслим аша килдек. Мөслимдә ике көн Әдәбият көннәре булды. Безнең өчен шатлыклы хәл – Салисә апа Гәрәеваның сайланма әсәрләрен нәшер иттек. Җыентыкны Газинур Морат төзеде, ул аның белән бергә ун ел «Мәдәни җомга» республика газетасында эшләде, дуслар булганнар. Чиләбе якларында Салисә апа 30 ел яшәгән һәм ул анда легенда! Ул анда татар тормышын, татар рухын күтәреп торган шәхес. Әдәби берләшмәдә дә җитәкчелек иткән. Салисә апа – әдәбияттагы фидакярләребезнең берсе», – диде чыгышында ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.

ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

«Бер кайтырмын» дигән китапны иганәчеләр ярдәмендә ТР Язучылар берлеге «Язучы» басмаханәсендә чыгарган. Алга таба язучыларның эшлекле сәфәре Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт театры, Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллиятендә, урындагы гимназиядә һәм Югары Тәкермән җирлеге мәктәбендәге очрашулар белән дәвам итте.

Читайте на 123ru.net