World News in Tatar

Казанда Барда районының 100 еллыгы уңаеннан зур концерт узды

Казан шәһәренең В.И. Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында Барда районы җирлегенең 100 еллыгына багышланган «Саумы, Казан – рухи башкала!» дип аталган зур концерт узды. Концертта Барда җирлегеннән чыккан танылган артистлар, төбәкнең үзешчән башкаручылары, биючеләре чыгыш ясады. Чара Бөтендөнья татар конгрессы һәм Барда районы хакимияте берлегендә оештырылды.

  • Барда (искечә Каҗмакты) авылы – Пермь краеның Барда районы үзәге. Төбәкнең иң зур авылы. Казаннан 700 чакрым тирәсе ераклыкта Пермь краеның көньягында, Урал таулары итәгенә урнашкан. Җирлектә яшәүчеләрнең күбесе – татарлар.

Концерт алдыннан тамашачылар мәдәният йорты фойесында район турында оештырылган күргәзмә белән танышты. Биредә район турында кыскача мәгълүмат, Барда түбәтәе, Барда чәкчәге кебек әлеге районга гына хас әйберләр күрсәтелгән, җирле эшмәкәрләрнең продукцияләре тәкъдим ителде.

Фото: © "Татар-информ", Зөлфия Шәвәлиева

Чара кунакларын Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров сәламләде.

«Бардада бар да бар! Әлеге сүзләр тирән мәгънәгә ия. Бүген сезнең каршыгызда – Татарстанда ерак аларны якын итеп килгән данлыклы бардалылар. Әлеге төбәк белән безнең элемтәләр еллар дәвамында, өзлексез рәвештә ныгытылып килде. Данлыклы Барда Казан өчен дә Татарстан өчен дә кадерле һәм аерым бер әһәмияткә ия булган район. Бергә булыйк, бердәм булыйк. Алга таба да татар дөньясын гөрләтеп яшәргә язсын», – диде ул.

Фото: © "Татар-информ", Зөлфия Шәвәлиева

Барда районы башлыгы Хәлил Алапанов Татарстан белән Барда районының һәрвакыт элемтәдә булуын, әлеге төбәкләрне милли, мәдәни, икътисади өлкәләр бәйләп торуын искәртеп үтте.

«Очрашуыбызның сәбәбе сөенечле. Без Казанда беренче тапкыр түгел, Татарстан белән элемтәбез Советлар Союзы вакытыннан ук килә. Бардабыз татар халкына бик күп атаклы шәхесләр биргән төбәк. Алар Барда җирендә үсеп, татар милләтенә хезмәт итәләр. Без алар белән дә һәрвакыт элемтәдә торабыз. Барда белән Татарстан арасында дуслык җепләре беркайчан да өзелмәсен, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап, алдагы көннәрдә дә бергә, гөрләп яшәргә язсын», – диде ул.

Концертта Татарстанның атказанган артистлары Чулпан Йосыпова, Айгөл Хәйри, Сәнифә Рангулова, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Динара Фәхриева, хореография сәнгате буенча Халыкара фестивальләр һәм конкурслар җиңүчесе Эльвина Туйгульдина, Алсу Имайкина һәм башкалар чыгыш ясады.

Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева

Читайте на 123ru.net