Татарстанда ике малай мәктәптә сыйныфташын кыйнаганнан соң җинаять эше кузгатылды
Бүген социаль челтәрләрдә Яшел Үзән шәһәрендәге бер мәктәптә ике малай сыйныфташын кыйнаган дигән мәгълүмат чыкты.
Алар аның башына суккан, шулай ук әтисен хурлый торган сүзләр әйткән.
Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсендә хәбәр итүләренчә, шуннан соң мәктәп укучысының әнисе адресына янаулы сүзләр килә башлаган. Мәктәп җитәкчелеге, имештер, бу хәлгә карата илтифатсызлык күрсәткән.
Әлеге уңайдан җинаять эше кузгатылган, аны РФ Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин контрольгә алган.