World News in Tatar

Чаллы мэры Наил Мәһдиев махсус операциядәге хәрби якташларына техника тапшырды

Чаллы мэры Наил Мәһдиев махсус хәрби операция зонасындагы якташларына гуманитар ярдәм тапшырды. Бу турыда «Татар-информ» яза.

«Бүген хезмәттәшләрем белән махсус хәрби операция зонасында. Безнең хәрбиләргә транспорт чаралары, заманча җиһазлар һәм приборлар тапшырдык», - дип сөйләде ул Телеграм-каналында.

Шәһәр башлыгы шулай ук Чаллы һәм Татарстан хәрбиләренең хәрби бурычларын лаеклы үтәвен билгеләп үтте. «Автошәһәр даими ярдәм күрсәтә. Чаллы үзенекеләрне ташламый!» - дип язган ул.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, махсус хәрби операция башланганнан бирле бу гуманитар йөк 29нчы һәм агымдагы елда 15нче булып тора.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасында волонтерларга махсус хәрби операциягә ярдәм итүдә мөһим өлеш керткән өчен рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән, үз тирәсенә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләреннән командалар җыеп эшли», - дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.

  • 2 сентябрьдән Татарстанда Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча түләнә. Акча күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле.
  • Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була. Моннан тыш, контракт (1 разряд) буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына мөрәҗәгать итәргә була: Казан, Аэропорт урамы, 1/40 йорт, тел.8(843)221-44-52. Шулай ук 8(800)222-59-00 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

Читайте на 123ru.net