Дзержинск татарлары милли-мәдәни автономиясе 20 еллыгын билгеләп үтте
22 ноябрьдә Дзержинск шәһәре Химиклар мәдәният сараенда Дзержинск татарлары җирле милли-мәдәни автономиясе 20 еллыгына багышланган концерт булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Чара башланыр алдыннан Дзержинск шәһәр Думасы, Дзержинск шәһәре администрациясе, Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте, «Единство и сплочение» фонды, Дзержинск һәм Түбән Новгород татарлары җирле милли-мәдәни автономиясе исеменнән рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшыру булды.
Концерт программасын Татарстанның танылган артистлары Фердинанд Фәтхи, Алсу Хәбибуллина, Лилия Шакирова һәм Алмаз Хәсәнов чыгышлары бизәде.
Дзержинск шәһәре татарлары җирле милли-мәдәни автономиясе оештыручылар, кунаклар, артистлар һәм тамашачыларга рәхмәт белдерә, диелә хәбәрдә.