World News in Tatar

Татарстанда -6 градуска кадәр суыта, явым-төшем көтелми

Чәршәмбе, 27 ноябрьдә, Татарстанда явым-төшем көтелми. Иртән бары тик урыны белән томан төшәргә һәм юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин, диелә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразында.

Республикада көньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә җил исә.

Температура көндез һава температурасы -1..-6 градус тәшкил итәчәк.

Билгеләп үтелгәнчә, Казанда температураның бик түбән төшүе көтелми. Синоптиклар көндез ТР башкаласында -1..-3 градус салкын булыр дип фаразлый.

Читайте на 123ru.net