Икътисадчы: 2025 елда төп ставканы ким дигәндә 1-3 процентка киметергә мөмкиннәр
Киләсе елда төп ставка кими башларга мөмкин – беренче этапта 1-3 процентка, дип саный РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Игорь Балынин. Бу хакта «Российская газета» яза.
Белгеч фикеренчә, декабрьдә төп ставка кимүне көтәргә кирәкми. Киресенчә, акча-кредит сәясәте кырыслану дәвам итәргә мөмкин. Ә менә 2025 елда исә ул йомшара башлау ихтимал.
«Үзгәрешләр акрынлап киләчәк. Директорлар советының бер яки берничә утырышында ставка башта үзгәрешсез калачак», - дигән белгеч «Аргументы и факты»га.
«Беренче этапта ставка 1-3 процентка кимиячәк. Бу бизнес һәм банк өлкәсенең реакциясен тикшереп карарга мөмкинлек бирәчәк. Аннары, әлеге реакцияне исәпкә алып, Үзәк Банк төп ставканы алга таба киметү тизлеге һәм адымнары буенча карар кабул итәчәк», - дип йомгаклады сүзен икътисадчы.