Рамил Мирзаһитов: Татар теле бүлегенең 80 еллыгына багышланган чаралар ел дәвамында уза
18-30 ноябрь көннәрендә Казан университетында татар теле һәм әдәбияты бүлеге оешуының 80 еллыгына багышланган чаралар уза. Шул уңайдан оештырылган матбугат очрашуында Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов 80 еллыкка багышланган чараларның икеатналык белән генә чикләнмәвен әйтте.
«Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеге оешуының 80 еллыгына багышланган чаралар 15 көнлек белән генә чикләнми, ел дәвамында үткәрелгән чаралар да нәкъ шуңа багышлап үткәрелде. Мәсәлән, февраль аенда лингвокультурология конференциясен, апрель аенда «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен» дип аталган мәктәп укучылары һәм югары уку йортлары студентлары өчен конкурс-фестиваль үткәрдек. Көз айларында безнең югары уку йортында эшләгән, әмма мәрхүм булган галимнәребезнең каберләрен зиярәт кылдык», – диде ул.
Бүлекнең юбилеена багышланган чаралар ике атна дәвам итә. 18 ноябрьдә татар бүлеген тәмамлаган танылган рәссамнарның күргәзмәсеннән башланып киткән чаралар 30 ноябрь көнне 11:00 сәгатьтә «Уникс» концертлар залында узачак тантаналы кичә белән тәмамлана.
«Шулай ук бик күп төрле очрашулар, ачык лекцияләр булды. Мәсәлән, фольклор һәм татар халкының гореф-гадәтләре турында Фәнзилә Җәүһәрованың, бүлекнең татаристика үсешенә керткән өлеше турында Әлфия Йосыпованың лекцияләре. Узган атнада, бездә эшләп, лаеклы ялга чыккан профессор, фольклорчы, әдәбиятчы Фәрит Йосыповның 85 яшьлек юбилее узды», – диде Рамил Мирзаһитов.
Югары мәктәп деканы сүзләренчә, бүлекне тәмамлап, «Шәһри Казан», «Ватаным Татарстан» газеталарында баш редактор булып эшләүче Радик Сабиров, Илназ Фазуллин, Татарстан Республикасының халык укытучысы Рәсимә Шәмсетдинова, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре идарәсе башлыгы Надир Закиров, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы Башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин һәм башка танлыган шәхесләр белән очрашулар оештырыла.
Унбишкөнлек вакытында «Әллүки» яшь язучыларның һәм иҗатчыларның әдәби түгәрәгенең 80 еллык юбилеена багышланган кичә дә оештырылды.
Рамил Мирзаһитов татар теле һәм әдәбияты бүлегенең 80 еллыгына багышланган чараларның декабрь аенда да узуын әйтте. «Безнең очрашулар алга таба да дәвам итә һәм унбишкөнлек белән генә чикләнми. 7 декабрь көнне Казан федераль университетының Император залында татар хорының концерты булача», – диде ул.