World News in Tatar

Уфада бер урамга Бәшир Рәмиев исеме бирелде

Уфада бер яңа урам Бәшир Рәмиев исемен йөртәчәк. Ул Сун-Ят-сен һәм Степан Злобин урамнары арасында урнашкан. Озынлыгы – 800 метр. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Шәһәр советы депутатлары 27 ноябрьдәге чираттагы утырышта әлеге карарны бертавыштан хуплады.

  • Бәшир Рәмиев (01.05.1918 – 16.05.1994) Баймак шәһәрендә туган. Совет галиме, беренче совет ЭВМ (Стрела, Урал-1) уйлап табучысы, техник фәннәр докторы, Сталин премиясе лауреаты, Бөек Ватан сугышында катнашучы.

Читайте на 123ru.net