Профессор Әлфия Юсупова татар бүлегенең 80 еллыгы уңаеннан ачык лекция укыды
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Татар теле һәм әдәбияты бүлегенең 80 еллыгын билгеләү декадасы кысаларында профессор, филология фәннәре докторы, К.Насыйри институты директоры Әлфия Юсупова Казан университетында татар телен укыта башлау, татар теле һәм әдәбияты кафедрасын булдыру темасына ачык лекция укыды. Лекциядә КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентлары һәм мөгаллимнәре, чит илләрдән килгән студентлар катнашты.
Лекция Казан университетында татар теле һәм әдәбияты кафедрасының барлыкка килүе, аның үткәне, үсеш-үзгәреше, торышы һәм хәзерге яшәеше үзенчәлекләренә багышланган иде.
«Әлеге лекция – Татар теле бүлеге оешуга 80 ел туу уңаеннан кыскача экскурс. Татар бүлеге кайда, кайчан барлыкка килгән шуның турында сөйләшәбез, гомумән университетта татар телен укыту ничек башланган, кемнәр укыткан тарихка күз салабыз. Бүгенге көндә кемнәр эшли, аларны да искә алырбыз. Безнең бүлекне кемнәр тәмамлаган, алар кайларда эшли, нәрсә белән шөгыльләнә шул турыда да мәгълүмат бирербез», – диде галимә.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Профессор студентларга үзенең теләкләрен дә җиткерде.
«Сез әлегә укыйсыз һәм еш кына укып бетергәч кая барырмын инде, нәрсә эшләрмен, эш таба алырмынмы, дип уйланасыздыр. Әлбәттә, күпләрегез укытучы булыр, фән юлыннан китәр, журналист булыр, әмма ләкин дөнья шундый, сезне башка төрле юнәлешләргә дә илтеп ташларга мөмкин. Ләкин татар теле, әдәбияты юнәлешендә белем алучылар беркайчан да югалып калмый», – дип тәмамлады үзенең лекциясен Әлфия Шәүкәт кызы.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
- Казан университетында ачылган Татар бүлегенең 80 еллыгына багышланган «Канат ярганда» дип исемләнгән тантаналы кичә 30 ноябрьдә 11:00 сәгатьтә УНИКС концертлар залында узачак.