Кайбычның Салтыйган авылында эчке эшләр органнары хезмәткәре Рафил Ногманов сыны ачылды
Кайбычның Салтыйган авылында Россиянең атказанган эчке эшләр органнары хезмәткәре, Татарстанның атказанган юристы, ТР эчке эшләр министры урынбасары - җәмәгать иминлеге милициясе җитәкчесе, полиция генерал-майоры Рафил Габдерәфыйк улы Ногмановның сыны ачылды. Бу хакта «Кайбыч таңнары» сайтында Мингазиз Сөнгатуллин яза.
Туган ягыбызны үстерүгә дә үз өлешен кертеп калдырган күренекле якташыбыз агымдагы елның гыйнварында 74 яшендә безнең арадан мәңгелеккә китеп барды, диелгән хәбәрдә.
Бюст ачу тантанасында ТР Рәисе администрациясе җитәкчесе, полиция генерал-лейтенанты Әсгать Сәфәров, ТР Иминлек советы секретаре, полиция генерал-майоры Рафаил Гыйльманов, ТР Рәисе ярдәмчесе, эчке хезмәт генерал-лейтенанты Рафис Хәбибуллин, Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты җитәкчесе, полиция генерал-майоры Фоат Зиннуров, ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары, полиция генерал-майоры Алексей Завгороднев, ТР Дәүләт Советы депутатлары Фәнил Баһаветдинов, Олег Николаев, Рафил Ногмановның тормыш иптәше, Татарстан Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Ногманова, Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, башка җитәкчеләр, туганнары, дуслары, авыл халкы катнашты.
Митинг барышында Әсгать Сәфәров, Альберт Рәхмәтуллин, башка кунаклар чыгыш ясады. Алар Рафил Габдерәфыйк улы турындагы җылы истәлекләре белән уртаклашты.
Аның якты истәлеген мәңгеләштерү максатында туган авылындагы Үзәк урамны аның исеменә үзгәрткәннәр иде.
Бюст ачылгач, Эчке эшләр министрлыгы оркестры Россия һәм Татарстан гимннарын башкарды. Югары дәрәҗәдәге кунаклар, туганнары, дуслары Рафил Ногманов бюстына чәчәкләр салды.
Әлеге тантанадан соң, авыл клубында күренекле якташларының якты истәлегенә багышланган «Күңелләрдә мәңге сакланыр» дип исемләнгән чара булды. Анда Казанда Эчке эшләр министрлыгы системасында эшләүче полиция майорлары Игорь Гарчинов, Алмаз Сибгатуллин, полиция капитаны Булат Гыйльметдинов, эстрада җырчысы Алиса Мамина җырлады. Бу очрашуны танылган җырчы Динә Латыйпова белән Азат Закиров алып барды.