World News in Tatar

Әлмәттән махсус операциядә катнашучыларның балалары кышкы лагерьләрдә бушлай ял итәчәк

Татарстанның Әлмәт районы хәрби хезмәткәрләренең балалары кышкы лагерьләрдә бушлай ял итә алачак. «Татар-информ»га муниципаль берәмлекнең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, быел лагерьләрдә ике смена оештырыла, алар 7 яшьтән 15 яшькә кадәрге балаларга ял итү генә түгел, белем алу мөмкинлеге дә бирәчәк.

Беренче смена 2 декабрьдән 19 декабрьгә кадәр Чаллыдагы «Саулык» лагерендә була. Икенче смена 10 декабрьдән 27 декабрьгә кадәр Мамадыштагы «Берсут» лагерендә оештырыла.

Лагерьләрдә өзлексез белем бирү процессы каралган, бу балаларга ял итәргә генә түгел, белем ягыннан үсәргә дә мөмкинлек бирәчәк. Лагерьгә кадәр барып җитү һәм кире кайту өчен транспорт биреләчәк.

Баланы лагерьләрнең берсенә яздыру өчен берничә документ кирәк була: әти яки әнисенең паспорты күчермәсе, баланың туу турында таныклыгы күчермәсе яки 14 яшьтән өлкәнрәк баланың паспорты күчермәсе, баланың СНИЛС күчермәсе, уку урыныннан белешмә, әтисе махсус хәрби операциядә катнашу турында белешмә.

Өстәмә мәгълүмат алу һәм балаларны лагерьләргә яздыру өчен Әлмәт шәһәре, Ленин урамы, 21 йорт адресы буенча урнашкан Яшьләр үзәгенә мөрәҗәгать итәргә була. Белешмәләр өчен телефон: 8 (8553) 45-49-46.

2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча түләнә. Түләүнең күләме арту республикада хәрби хезмәткәрләргә түләүләр арттырылу белән бәйле.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: 8 (843) 221 44 52. Моннан тыш, 8 (800) 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Читайте на 123ru.net