World News in Tatar

КФУның татар теле һәм әдәбияты бүлеге юбилей кичәсе «Канат ярганда» дип атала

30 ноябрь көнне «Уникс» концертлар залында Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеге оешуының 80 еллыгына багышланган тантаналы кичә узачак. Шул уңайдан узган матбугат очрашуында Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе доценты Фәнзилә Җәүһәрова һәм драматург, сценарист, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының реклама бүлеге хезмәткәре Резедә Зәйниева бәйрәмнең программасы, кемнәр чакырылуы турында сөйләделәр.

«Без бәйрәмне «Канат ярганда» дип атадык, чөнки һәрбер кеше нәкъ студент елларында канат яра. Әлеге кичәдә без төрле елларда университетны төгәлләүчеләрне яшьлекләренә, шул вакыттагы Казанга алып кайтарга телибез», – диде Резедә Зәйниева.

Кичә театральләшкән форматта узачак, нигез итеп 80нче елларда татар бүлегендә укыган студент Гүзәл Әдхәмованың «Яшьлегем Казаны» дигән әсәр алына.

«Әсәр тулысынча куелмый, ул минем авторлыкта үзгәртелде, ләкин аның нигезе, истәлекләре калды. Әсәрдә кешегә тормышында бик күп ишекләр очрый һәм үз ишегеңне дөрес сайлау, синең киләчәгеңне билгели дигән фикер җиткерелә. Без кичәдә һәркемдә: «Мин үз тормышымда дөрес ишек сайлаганмын икән», - дигән фикергә килерләр дип уйлыйбыз», – диде сценарист.

Фәнзилә Җәүһәрова сүзләренчә, чарада төрле елларда татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаган студентлар, Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган укытучылары, эшмәкәрләр, фән докторлары һәм кандидатлары, Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә укыткан һәм укытучы мөгаллимнәр булачак.

«Бөтен юнәлешләрдә дә белгечләр әзерли торган бер генә факультет та юк. Татар теле һәм әдәбияты бүлеге – ул уникаль. Шуңа күрә безнең бәйрәм үткәрергә дисәк, иганәчеләребез дә, сәхнәгә чыгарырга артистларыбыз да, сәнгать әһелләребез дә бар. Әлбәттә, спектакльда да безнең бүлекне тәмамлаган артистларыбыз, шулай ук «Мизгел» студентлар театр түгәрәге чыгыш ясаячак. Җырлар да үзебезнең бүлекне тәмамлаган авторларныкы», – дип сөйләде Резедә Зәйниева.

Кичәнең режиссеры – Гәлиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Айдар Җәббаров.

Читайте на 123ru.net