Фәнил Әһлиуллин Лисичанскида спорт мәктәбен реконструкцияләүнең барышын тикшерде
Татарстан Республикасы вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин Лисичанскида балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбен реконструкцияләүнең барышын тикшерде.
Әлеге объектта спорт залының диварларын буяу тәмамланган, эчке бүлмәләрдә бизәкләү эшләре ахырына якынлашып килә. Түбә ябу эшләре 93 процентка төгәлләнгән, кайбер участоклар гына калып бара, аларны алдагы көннәрдә эшләп бетерергә ниятлиләр.
Фәнил Әһлиуллин подрядчы вәкиле белән башкарылган эшләр, агымдагы бурычлар һәм проектны тәмамлау буенча планнар хакында фикер алышты. Зур спорт залына аерым игътибар бирелде, анда идән җәя башлаганнар. Моннан тыш, бинаның фасадын җылыту тәмамланган, керамика-гранит белән тышлау дәвам итә.