Миңнеханов татарстанлыларны «Голос» тапшыруында катнашучы егеткә тавыш бирергә чакырды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкын «Голос.Дети» тапшыруында катнашучы Сәид Галиуллинга тавыш бирергә чакырды.
«Финалга чыгарга ярдәм иттек, җиңәргә дә ярдәм итәрбез! Хәзер үк Беренче канал эфирында Сәид Галиуллинга тавыш бирик», – дип язды республика җитәкчесе үзенең телеграм-каналында.
Исегезгә төшерәбез, конкурсның финалы бу җомга көнне, 29 ноябрьдә уза. Катнашучылар өчен тавыш бирү шул ук көнне туры эфирда узачак. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Галиуллин тамашачылар тавыш бирү нәтиҗәләре буенча конкурсның ярымфиналында җиңеп, финал этабына чыкты. Ул вакытта казанлы 59% тавыш җыйды.