World News in Tatar

Кыска ялганыш сәбәпле, Балалар клиник хастаханәсеннән пациентларны эвакуацияләгәннәр

Республика балалар клиник хастаханәсенең педиатрия бүлегендә автомат янгын сигнализациясе эшли башлаган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә «Татар-информ»га хәбәр итүләренчә, икенче каттагы палатада кыска ялганыш булган.

Янгын сүндерүчеләр килгәнче администрация 9 баланы эвакуацияләгән, зыян күрүчеләр юк.

Читайте на 123ru.net