Татарстан «Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионаты финалында 34 медаль яулады
26-30 ноябрьдә Санкт-Петербургта илнең һөнәри белем бирү өлкәсендәге иң зур вакыйгасы – «Профессионаллар» чемпионаты финалы узды. Биредә 900дән артык кеше үзара ярышты. Финалда Россиянең 73 субъектыннан һәм 25 илдән конкурсантлар катнашты.
Финал «Экспофорум» конгресс-күргәзмә үзәге, Санкт-Петербург көллиятләре һәм Пулково аэропорты мәйданчыкларында узды, дип хәбәр итә ТР Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге матбугат хезмәте.
РФ Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов финалда компетенцияләр саны артуга игътибар итте.
«2023 елда алар 35 тирәсе иде, быел исә 55тән артык. Теркәлгән приказ нигезендә «Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионаты һәм югары технологияләр чемпионаты җиңүчеләре һәм призерлары көллиятләрдәге демонстрацион имтиханнан «бик яхшы» билгесен алачак. Бу егетләр һәм кызлар өчен яхшы стимул», — дип билгеләде ул.
«Профессионалитет» федераль проектында 400гә якын көллият катнаша, дип өстәде спикер. 2030 елга кадәр аңа 1 меңгә якын көллият кушылу планлаштырыла. Сергей Кравцов ассызыклаганча, узган уку елында урта һөнәри белем бирү системасын тугызынчы сыйныф укучыларының 62,5 проценты һәм унберенче сыйныф укучыларының 20 проценты сайлаган.
Финалда Татарстан Республикасы җыелма командасын 68 компетенциядә 69 конкурсант һәм 69 эксперт тәкъдим итте. Шул исәптән 46 төп яшь категориясе компетенциясендә, 16 «юниорлар» категориясе компетенциясендә һәм 6 корпоратив лига компетенциясендә.
Финал нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының төп категория һәм юниорлар категориясе компетенцияләрендә катнашкан вәкилләре 34 медаль яулады: 11 алтын, 12 көмеш һәм 11 бронза.
Мәскәү вәкилләре 47 медаль (30 алтын, 10 көмеш, 7 бронза), Мәскәү өлкәсе 22 медаль (9 алтын, 9 көмеш, 4 бронза), Санкт-Петербург 22 медаль (4 алтын, 7 көмеш, 11 бронза) яулады.
Индустриаль зачетта Татарстан Республикасы өстәмә 7 медальгә ия булды: 5 көмеш һәм 2 бронза. Шулай итеп, 2024 елгы чемпионат циклында Татарстанның төрле дәрәҗәдәге 180 медале бар.
Моннан тыш, финал нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Бөтенроссия һөнәри осталык чемпионаты хәрәкәтен үстерүдә актив катнашкан өчен РФ Хөкүмәте Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.