«Татар-информ» редакторы Чаллының 84нче лицеенда укучы балаларга онлайн дәрес бирде
«Татар-информ» һәм «Интертат» сайтлары редакторы Алёна Низамова Чаллының Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатында медиа-сыйныфларда укучы балаларга онлайн дәрес бирде. Мондый сыйныфлар Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән берлектә лицейда быел гына ачылган. Алар – татар журналистикасы өчен белгечләр әзерләүдә беренче баскыч.
Татарстанның төрле редакцияләрендә эшләүче белгечләр бу сыйныфларда ел дәвамында дәресләр бирәчәк. Шушындый дәресләрнең берсе электрон басмалар, аларда эшләү үзенчәлекләре, текстларның язу стиленә багышланды. «Татар-информ» редакторы алып барган бүгенге дәрестә 7нче һәм 10нчы сыйныфта укучы балалар рәсми стильдә хәбәр язу күнекмәләре алды, Татарстанда татар телендә эшли торган сайтлар рейтингы белән танышты.
Бу сыйныфларда укучы балаларга мәгълүмат төрле форматта бирелә. Октябрь аенда алар, Казанга килеп, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты һәм «Татмедиа» редакцияләре эшчәнлеге, коллективы белән дә шәхсән танышкан иде.
-
Чаллының Гали Акыш исемендәге лицей укучылары «Татар-информ» белән танышты