Думада «Орешник» ракетасы Лондонга кадәр ничә минутта барып җитәчәге турында сөйләделәр
Россиянең «Орешник» ракетасы Лондонга 15 минутта барып җитәргә сәләтле. Бу хакта Дума саклану комитеты башлыгының беренче урынбасары Алексей Журавлев хәбәр итте.
«Көнбатышта Россия Президентының Лондонга нибары 15 минутта барып җитә торган «Орешник» ракетасы ярдәмендә җиткергән юлламасын яхшы ишеттеләр һәм аңладылар», - дип китерә парламентарий сүзләрен РИА Новости.
Депутат шулай ук Киев режимына кораллар җибәрүче дәүләтләргә җир асты бункерларының тиешлечә эшләвен тикшерергә киңәш итте.
Элегрәк РФ Президенты Владимир Путин Курск һәм Брянск өлкәләренә ерак арага атучы ракеталар белән һөҗүм итү уңаеннан Россия халкына мөрәҗәгать итте. Россия лидеры Днепропетровск өлкәсендәге хәрби объектка «Орешник» баллистик ракетасы белән җавап итеп һөҗүм ясау турында хәбәр итте.