World News in Tatar

Кукмарада Халыкара инвалидлар көнендә Россия Дәүләт Думасы депутаты катнашты

Бүген Кукмара районы Мәдәният йортында Халыкара инвалидлар көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Кунаклар өчен фойеда оста куллы район кешеләренең хезмәтләреннән күргәзмәләр оештырылган иде. Шулай ук мастер-класслар да үткәрелде. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Алсу Сәләхетдинова яза.

Чарада РФ Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов, район җитәкчеләре, физик мөмкинлеге чикле райондашлар һәм башкалар катнашты.

«Физик мөмкинлеге чикле кешеләрнең мөмкинлекләре чикле түгел. Алар иҗат итә, районның социаль, мәдәни, спорт чараларында актив катнаша. Дәүләтнең дә игътибары зур. Киләсе елдан яңа социаль проект эшли башлаячак. Анда заманча, югары технологияле үзәкләр төзүгә зур игътибар биреләчәк. Чөнки алар да бик кирәк. Сез рухи яктан нык кешеләр. Авырлыкларга карамастан, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тырышасыз, матур күрсәткечләргә ирешәсез. Күргәзмәләр караганда да сезнең осталыкка сокландым. Һәрберегезгә саулык-сәламәтлек, тыныч, имин тормыш телим», - диде Анатолий Иванов.

Район социаль яклау бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда хәзерге вакытта районда 5500дән артык инвалид бар, шуның 221е - балалар.

Читайте на 123ru.net