World News in Tatar

Әхмәтшин Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Яшьләр советы белән очрашты

ТР вице-премьеры – Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршында оештырылган Яшьләр советы белән очрашуда татар мәдәниятен, традицияләрен, телен саклау һәм пропагандалауга юнәлдерелгән актив эшчәнлекләре, инициативалы булганнары өчен егетләр һәм кызларга рәхмәт белдерде.

Очрашуда Татарстанның тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин да катнашты.

«Бүгенге көндә башкаланың әйдәп баручы югары уку йортлары каршында 24 якташлык оешмасы (клуб) эшли. Аларның барысы да Айдар Гайнетдинов җитәкчелек иткән Яшьләр советы составына керә», - диелә Татарстанның Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәрендә.

Татарстан Мәскәүнең 11 югары уку йорты белән хезмәттәшлек итү турында килешү төзегән.

Совет активистлары һәм студент якташлык оешмалары җитәкчеләре, елга нәтиҗәләр ясап, үз проектлары хакында сөйләде, үзара тәҗрибә уртаклашты, чаралар үткәрү буенча бер-берсенә киңәшләр бирде.

t.me/PolpredstvoRT видеосы

Читайте на 123ru.net