World News in Tatar

«Һөнәр» фестивале Булат Гатауллин спектакльләре белән ачылды

Кариев театры «Һөнәр» яшь режиссура фестивален премьера белән каршылады – Булат Гатауллин татар халык әкиятенә нигезләнгән «Шайтан. Егет. Кыз» спектаклен өлгерткән. «Һөнәр» яшь режиссура фестиваленең рәсми ачылышы да Буа һәм Кариев театрларында Булат Гатауллин куйган спектакльләрдән соң булды.

«Сезне мәдәният министрлыгы исеменнән сәламлим. Безнең өчен «Һөнәр» фестивале мөһим чара булып тора. Фестивальгә уңышлы спектакльләр һәм яхшы тамашачы телим. Бүгенге спектакльдә залның тулы булуы һәм яшьләр карашына хас булган сәхнә теле театрыбызның киләчәге өметле булуын күрсәтә», – диде Татарстан Мәдәният министрлыгының Иҗтимагый оешмалар белән арадашлык бүлеге мөдире Айрат Фәйзрахманов.

«Хөрмәтле дуслар, фестиваль дәвам итә һәм ел саен шәп спектакльләр, көтелмәгән авторлар, яңа жанрларлар, кызыклы форматлар белән безне сөендереп тора. Бу фестиваль кирәк һәм аның горизонты шулкадәр киң. Без фестивальсез яши алмыйбыз, чөнки ул театрлар өчен кызыклы һөнәрчеләрне әзерли», – диде Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов.

Кариев театры директоры Илнур Гайниев театр артистларын премьера белән котлады. Ул сезонның беренче яртыеллыгында биш премьера планлаштырылып, монысының дүртенчесе булуын искәртте. Яңа елга кадәр тагын бер премьера вәгъдә итте.

«Бу фестиваль безне берләштерә. Театр сәнгатенең кайсы гына тармагында эшләсәк тә, миссиябез бер – театр сәнгатенә тугры булып, чын милли театр тудырырга», дип дәвам итте ул.

«Һөнәр» яшь режиссура фестиваленең беренче көнендә көндез Тинчурин театры сәхнәсендә Буа театры «Гөлҗамал» спектаклен күрсәтте. Режиссеры – Булат Гатауллин. Кич Кариев театры сәхнәсендә шул ук режиссерның «Шайтан. Егет. Кыз» спектакле булды.

Читайте на 123ru.net