Илшат Әминов «Болгар радиосы»ның яңартылган студиясен ачуда: Радионы карау мөмкинлеге бар
Казанда «Болгар радиосы»ның студиясе яңартылды. Яңа автоматлаштырылган камералар студиядәге алып баручы, кунакларны яхшы сыйфатта карау мөмкинлеген бирә. Бүген яңартылган студия ачылды.
«Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе акционерлык җәмгыяте генераль директоры Илшат Әминов сүзләренчә, радионы карап була торган форматта ясау – заман таләбе. Студиядә Full HD форматында төшерә торган 4 камера куелган. Алар тәүлек дәвамында студияне күрсәтеп тора, шулай ук эфирны яздырып та бара ала.
«Медиа дөньясы үзгәрә, бу эш цифрлы платформаларга йөз тота. Яңартылган студия алып баручыларны һәм кунакларны карау мөмкинлеген бирә, аудитория белән элемтә дә арта. Бу радио телевидениегә әйләнә дигән сүз түгел. Безнең аудитория яшәрә, 35 яшьтән безне тыңлыйлар. Хәзерге буын, бигрәк тә яшьләр, мәгълүматны сурәт белән кабул итә. Бу - радионың яңа юнәлеше, үсеше. Яңа аудитория җәлеп итәбез. Бу эш татар теле, мәдәниятен үстереп, киләчәккә алып барырга тиеш», - диде ул.
Җитәкче радионың әйбәт эшен билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, яңа техника радионың үз хисабына алынган.
Болгар радиосы башкарма директоры-баш мөхәррире Илфар Кәримов студия радионың үзәге булуын искәртте.
«Радио студиясе тыңлаучы өчен электән серле дөнья булып кала иде. «Болгар радиосы» сер пәрдәсен ачарга булды. Тирән эш алып бардык, шактый үзгәрешләр булды, Хәзер «Болгар радиосы»н яхшы сыйфатта карап була. Яңа видеокамералар тавышка, микрофон кушылуга автомат рәвештә игътибар итә. Мәсәлән, җыр барганда камера бөтен студияне күрсәтә, ә микрофон кушылуга, сөйләүчене якынайтып күрсәтә. Хәзер ТНВ каналы белән телекүперләр оештыру мөмкинлеге дә булды», - диде ул.
Видеотрансляцияне «Болгар радиосы»ның рәсми сайтыннан карап була, шулай ук «Вконтакте» социаль челтәрендәге рәсми төркем аша карау мөмкинлеге бар.
«Болгар радиосы» алып баручысы Айгөл Хәйруллина әлеге форматның артык кыенлыклар тудырмавын әйтте. «Мин телевидение өлкәсендә беренче көн түгел, шуңа бу форматта эшләү катлаулы кебек тоелмады. Игътибар астында булу бераз уйландыра, әлбәттә, хәрәкәтләрне барлыйсың, елмаюга игътибар итәсең, яхшы кәефтә булу кирәк», - диде ул.
Алып баручы Фаил Гыймадов сүзләренчә, бу формат тыңлаучыга якынрак булу мөмкинлеген бирә. «Бөтен дөнья заманча технологияләр белән эшләгәндә «Болгар радиосы» артта кала алмый. һәр татарның йөрәгендә булу өчен яңа мөмкинлекләр кулланабыз. Милләттәшләрнең өйләренә сүз, тавыш белән генә түгел, төс-кыяфәт белән дә керәбез. Хәзер радионы караучылар да барлыкка килде, без аудиториягә тагын да якынаябыз. Хәзер тыңлаучыларыбыз безнең кыяфәтне дә таный», – дип әйтте ул.
Яңартылган студиянең беренче кунагы Татарстанның халык артисты Вадим Захаров булды. «Яңартылган студия ачылышына мине чакырулары өчен рәхмәт. Миңа ошады, тавыш та башкача кебек. Гел күзәтеп торалар дигән кыен хис булды, артык хәрәкәт ясарга да куркытты, тик миңа ошады. Радиода эшләүчеләргә уңышлар телим», – дип сөйләде ул журналистларга.