World News in Tatar

Буа хастаханәсе хезмәткәрләренә министрлыклар бүләкләре тапшырылды

Буа театрында үзәк хастаханәнең 175 еллыгы уңеннан оештырылган тантаналы чарада табиблар, шәкать туташлары дәүләт бүләкләренә лаек булды. Бу хакта «Байрак» сайтында хәбәр ителә.

Татар Аксуы авылының ФАП мөдире Әклимә Шәриповага, дәваханәнең кардиология бүлеге өлкән шәфкать туташы Зөлфия Хисаметдиновага РФ Сәламәтлек саклау министрының Мактау грамотасы тапшырылды. Үзәк дәваханәнең хирургия бүлеге мөдире, табиб-хирург Фәридә Сәлаховага, хастаханәнең баш шәфкать туташы Венера Шәкүровага, хирургия бүлегенең операция шәфкать туташы Равия Хәбибуллинага РФ Сәламәтлек саклау министрының Рәхмәт хаты бирелде.

Теш протезлау бүлегенең стоматолог-ортопед- табибы Любовь Фоминага, кан салу бүлеге шәфкать туташы Ольга Михайловага, йогышлы авырулар бүлеге шәфкать туташы Алена Федотовага ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.

Хастаханәнең анестезия һәм реанимация бүлегенең анестезиолог-реаниматологы Наилә Гыйсмәтуллинага, участок табиб-педиатры Ләйсән Басыйровага, ашыгыч ярдәм бүлеге йөртүчесе Раил Шәйдуллинга, эндоскопия кабинеты шәфкать туташы Эльмира Волковага, хирургия бүлегенең шәфкать туташы Наталия Сергейчевага ТР Сәламәтлек саклау министрының Рәхмәт хатлары бирелде.

Хастаханәнең тагын 10 хезмәткәре Буа муниципаль районы башлыгының Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын алды.

Читайте на 123ru.net