World News in Tatar

Татарстанда каты коммуналь калдыклар өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү буенча штаб төзелде

Татарстанда җитештерү һәм куллану калдыклары, шул исәптән каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү буенча төбәк штабы оештырылды. Бүген ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов шул хактагы указны имзалады.

Документта әйтелгәнчә, әлеге чаралар бу өлкәдәге «мәсьәләләрне оператив рәвештә хәл итү максатыннан» кабул ителгән.

Штабны Рөстәм Миңнеханов җитәкләячәк. Татарстанның беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин – аның урынбасары, республика төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин секретаре булачак. Төбәк штабы составына республика министрлык һәм ведомстволары җитәкчеләре кертелгән.

Читайте на 123ru.net