World News in Tatar

Кайбер терминаллар 1 гыйнвардан Visa, MasterCard карталарын кабул итүдән туктарга мөмкин

2025 елның 1 гыйнварыннан башлап кайбер терминаллар Visa һәм MasterCard карталарын кабул итүдән туктарга мөмкин. Т-Банкның кайбер клиентларына җибәрелгән хәбәрләрдә шундый мәгълүмат бар, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

«1 гыйнвардан кайбер терминаллар Visa һәм MasterCard карталарын кабул итүдән туктарга мөмкин. Әмма онлайн-түләүләр белән проблемалар килеп чыкмаска тиеш», - дип белдерделәр кредит оешмасында.

Банкта тотрыклы рәвештә түләү өчен Россиянең «Мир» картасын рәсмиләштерергә һәм шуннан файдаланырга тәкъдим иттеләр.

Элегрәк, октябрь аенда, РБК түләү базарындагы чыганакларга һәм зур банкларның вәкилләренә сылтама белән Россиядәге кайбер финанс оешмаларының 2024 ел ахырында Visa һәм Mastercard карталары буенча чипларның иминлек сертификатлары гамәлдә булудан туктаячагы хакында хәбәр иткән иде.

Әлеге карталарның алга таба эшләве банкларның карарына бәйле булачак, дип искәртте материал авторлары. Белгечләр әйтүенчә, мисал өчен, җәмәгать транспортында алар белән түләп булмаска мөмкин.

Читайте на 123ru.net