Казан һәм Чечня туризм өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзалады
Казан һәм Чечня туризм өлкәсендә уртак хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Тантана Грозныйда «Ачык Кавказ – 2024» туризм күргәзмәсендә булды. Бу хакта Казанның туризмны үстерү комитеты рәисе Дарья Санникова хәбәр итте.
«Сәфәр вакытында без берничә чара уздырдык: сувенир продукциясе белән Казан стенды, Казанның туристик потенциалын тәкъдим итү, Garipovfamily rest шеф-повары Денис Фильченкодан кулинар мастер-класс, бүләкләр уйнату», – дип язган Санникова үзенең телеграм-каналында.
Ул әлеге килешүне имзалау «Казан һәм Грозный арасында хезмәттәшлекне ныгытуга мөһим адым булачак» дигән ышанычын белдерде.