World News in Tatar

Фәнзилә Җәүһәрова Татарстан халыклары йолалары музеен булдыру өчен бина эзләвен әйтте

Татарстанның баш фольклорчысы, КФУ доценты, «Татар ядкәрләре» шәхси оешмасы директоры, «Байтирәк – Древо жизни» проекты фәнни консультанты Фәнзилә Җәүһәрова Татарстан халыклары йолалары музеен булдырырга теләвен әйтте. Бу хакта ул Казан Ратушасында 2024 елда Казан мэриясе оештырган милли чараларга һәм проектларга багышланган түгәрәк өстәлдә сөйләде.

Фәнзилә Җәүһәрованы «Байтирәк» – «Древо жизни» проекты өчен җаваплы кеше буларак тәкъдим иттеләр. Проект быел Гаилә елына багышланган. Проектны оештырган команда бәби туйлары һәм туйларга багышланган ике зур чара үткәргән.

«Узган ел проект кысаларында үзенә күрә бер музей эшләп карадык. Аны бик яратып кабул иттеләр. Бүгенге көндә мин 200 квадрат метрлы, үзәктән еракта булмаган, туристлар йөри торган беренче катта урнашкан бүлмә эзлим. Теләгем бик зур, концепциясе эшләнде, Татарстан халыклары йолалары музее булыр дип уйлыйбыз. Андый музей бүтән бер генә Россия субъектында да булганы юк», - диде ул чыгышында.

Фәнзилә Җәүһәрова алга таба «Байтирәк» проекты турында сөйләде. «Татар халкын сигез милләтнең берсе итеп күрсәтәбез. Халык, милләт буларак Татарстан җирлегендә формалашкан милли вәкилләребезнең гореф-гадәтләрен күрсәтәбез. Төп максатыбыз – шәһәр җирлегендә ике сәгать эчендә мари, удмурт, татар, чуваш, мордва, башкорт, рус, керәшенгә бәйле теге яки бу йола белән таныштыру, йоланың эчтәлеген ачарга тырышу. Чарага килгән һәр кеше катнаша ала, һәр милләт вәкиленең йортында була ала», - диде ул.

«Төп бурычыбыз – телне саклау. Тел дигән вакытта, проект эчендә теге яки бу телдә булган терминнарны куллану. Бу проектка куркып тотынган идек. Казан мэриясе безгә остаханә үткәрергә мөмкинлек тудырды: методик семинар үткәрдек. Кеше килмәс дип уйладык, ләкин килергә теләгән кешеләрнең барысы да бина эченә сыймады хәтта. Алар бик рәхмәтле булды», - дип аңлатты проектның фәнни консультанты.

«Байтирәк – Древо жизни» кысаларында 32 проект булдырылган һәм аларның күбесе кулланылган. «Узган ел ике фотокүргәзмә эшләп карадык, алар дәвамлы булды. Ул социаль челтәрләрдә бик күп таралды. Бу да безнең өчен кирәкле эш, проектның дәвамы булыр дип өметләнәм. Командабыз инде формалашкан», - диде Фәнзилә Җәүһәрова.

2025 елда әлеге проектның дәвамы булыр дип күз алдына китерсәк, «Солдатка озату» һәм «Җиңү алып кайту» йолаларын күрсәтербез дип уйлыйм, бөтенләй көтелмәгән «фишкалар» бар. Форматы шушы ук – сигез йорт, сигез милләт, сигез төрле ризык, сигез төрле бөтиләр, гаҗәп кызыклы остаханәләр булыр дип уйлыйм. Бөек Ватан сугышы елларында снайперлар өчен махсус бияләйләр бәйләгәннәр, без бияләйнең бер сыңарын тизлеккә бәйләү конкурсын үткәрербез дип планлаштырабыз», - диде ул.

«Байтирәк – Древо жизни» проекты волонтеры Евгений Сергеев проект турында Татарстанда яшәүчеләргә генә түгел, Россиянең башка төбәкләрендәге халыкка да сөйләвен әйтте. «Чөнки яшьләр милли мәдәният белән бик үк таныш түгел. Минемчә, «Байтирәк» – ачык музей кебек. Яшь буын музейларга бик йөрми, ә әлеге проект барлык милли төсмерләрне халыкка тәкъдим итә. Быел, мәсәлән, хәтта минем туганнан туган сеңлем дә «Байтирәк» проекты чарасын карарга килде, бик ошатты. Проектның бер өлеше булуыма шатмын», - диде ул.

«Байтирәк» проекты кысаларында төрле милләт вәкилләре үзләренең мәдәнияте турында уйланырга мохит тудырды. Без утлар-сулар аша кичәбез, дөресен әйтим, аны тормышка ашыру җиңел түгел. Чөнки төрле милләт вәкилләренең йолаларын тәкъдим иткәндә зур игътибар таләп ителә. «Байтирәк» проектын оештырдың да бетте түгел. Мәсәлән, иртәдән алып төнгә кадәр телефонда утырасың, төрле милләт кешеләр үзләренең хис-кичерешләре турында сөйли. Аралашкач, алар үзләрен кирәкле итеп тоя. Кыен эшкә алынганнары өчен Казан мэриясенә рәхмәт әйтәсе килә», - диде волонтер Павел Александров.

Ул милләт вәкилләре арасында да төрле кешеләрнең барлыгын, милли-мәдәни өлкәдә барлык мәсьәләне дә фәнни яктан тикшерүчеләр, күзәтүчеләр барлыгын искәртте. «Шул ук вакытта, бу өлкәдән бик ерак торган кешеләр дә бар, әмма алар үз фикерләрен җиткерә. Безгә бу мәсьәләләрне һәрчак контрольдә тотарга туры килә. Бу Сабантуй, Май чабу яки Гырон быдтон гына түгел, бөтенләй башка масштабта», - диде ул.

Читайте на 123ru.net