Чүпрәледә Россия Герое белән очрашу булды
Чүпрәледә туып-үскән хәрби-һава авиациясе очучысы, Россия Герое Газинур Хәйруллин белән очрашу булды. Бу хакта «Туган як» сайтында Римма Мәүлетова яза.
Чүпрәле районы Советлар Союзы Геройлары Зариф Алимов, Семен Уганин, Нурулла Фазлаев, Исмәгыйль Хәкимов, Петр Юхвитов, Дан орденының тулы кавалерлары Зыятдин Арсланов, Григорий Семенов, Социалистик Хезмәт Геройлары Абдулкадир Сабирҗанов, Равил Низаметдинов, Сергей Немасев, Александр Мокшин, Лазарь Дергунов, Госман Алиев, Әхмәтгәрәй Абдриев, ике тапкыр Социалистик Хезмәт герое Петр Дементьев, шулай ук Россия Герое Газинур Хәйруллин белән горурлана.
Газинур Хәйруллин районга кайта, якташларының хәлен белешеп тора. Ул туган авылында булды һәм мәктәп укучылары белән очрашты.
Башлангыч сыйныф укучылары, яшь армиячеләр һәм Алдынгылар хәрәкәте әйдәманнары Геройны һәм район башлыгы Марат Гафаровны мәктәп фойесында ук каршы алды.
Кунаклар мәктәп музеенда булды, анда төрле елларда Иске Чүпрәле мәктәбен тәмамлаган чыгарылыш сыйныф укучыларының һәм аларның укытучыларының фотоальбомнары белән танышты. Очрашуның төп өлеше мәктәпнең актлар залында үтте.
Газинур Гарифҗан улы — 1996 елда, Кандагарда талиблар әсирлегеннән качуга ирешкән «Ил-76» самолеты экипажы әгъзаларының берсе. Укучылар белән очрашу вакытында якташыбыз үзенә нинди самолетларда очарга, кайда булырга, нәрсә күрергә туры килгәнлеге турында сөйләде. Укучыларга яхшы укырга, спорт белән шөгыльләнергә, ата-аналарның һәм өлкәннәрнең фикерләрен һәм киңәшләрен тыңларга киңәш итте. Аларның күпсанлы сорауларына җавап бирде.
Кунаклар Мәңгелек утка чәчәкләр куйды, һәлак булган якташларын бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Герой «Созидание» яшүсмерләр клубында да булды. Клубка форпостчылар, Алдынгылар хәрәкәте әйдәманнары, яшь армиячеләр, хезмәт һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннары, әфганчылар килде. Чыгышлар концерт номерлары белән үрелеп барды.
Район башлыгы Марат Гафаров Газинур Хәйруллинга бүләкләр — Татарстан Республикасының бөек язучылары, шул исәптән якташларыбыз турындагы китаплар тапшырды, батырлыгы һәм туган ягына еш кайтуы өчен рәхмәт белдерде.