World News in Tatar

Түбән Кама мөхтәсибәтендә «Намаз – бәхет ачкычы» проекты төгәлләнде

Түбән Кама шәһәренең Җәмигъ мәчетендә «Намаз – бәхет ачкычы» курслары төгәлләнде. Якшәмбе көннәрендә узган 5 дәрес барышында 23 ир-ат һәм 56 хатын-кыз дөрес итеп намаз укырга өйрәнде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Проект тәмамлану уңаеннан хатын-кызлар өчен яулык бәйләү буенча мастер-класс узды һәм һәр хатын-кыз яулыклы булды.

Барлык катнашучылар – ир-атлар да, хатын-кызлар да проекттан канәгать калды: намаз укырга өйрәнү җиңел бирелде, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net