Быел соңгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре 29 декабрьдә узачак
Быел соңгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре 29 декабрьдә узачак – аларны шимбәдән якшәмбегә күчерделәр. Мондый карар алты көнлек айның соңгы эш атнасы игълан ителүгә бәйле кабул ителде, дип хәбәр иттеләр кулланучылар базары комитетында.
Ярминкәләрне үткәрү вакыты үзгәрешсез кала. Гадәттәгечә сәүдә 6:00 дан 13:00 кә кадәр оештырыла. Мәйданчыкларда яшелчә, ит һәм сөт продукциясе, ярдәмче хуҗалык ихтыяҗлары өчен товарлар ваклап сату бәясеннән 15% ка түбәнрәк бәядән тәкъдим ителәчәк.
Ярминкәнең кайсы мәйданчыкларда уза икәнен түбәндәге сылтама аша белеп була.